«Сугыш ялкыны белән дөрләүче юллар»: сугыш китабы сәгате (6+)  

#ЧитаемДетямоВОВ2022 

5 май көнне 10 нчы санлы китапханәдә «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» XIII Халыкара Акциясендә катнашу кысаларында, Бөек Ватан сугышының яшь геройларына багышланган сугыш китабы сәгате узды. 

Войны пылающие строки
10ф. «Читаем детям о Великой Отечественной войне»
10ф. «Войны, пылающие строки»
10ф. Книжная выставка
10ф. Смотрим фрагменты кинофильма

Мәктәп укучылары Бөек Ватан сугышы елларында әти-әниләре, абый-апалары белән бер сафта Ватан өчен көрәш юлына баскан балалар – Леня Голиков, Надя Богданова, Володя Дубинин һәм Зина Портноваларның батырлыгы турында сөйләгәнне тын да алмыйча тыңлады. Бу балалар Ватанга изге мәхәббәт һәм аның дошманнарын күралмау хисе белән янган кечкенә бала йөрәгенең никадәр зур була алуын исбатлый һәм күрсәтә алды. 

Кычкырып уку өчен Анатолий Солодовның «Девочка с косичками» документаль повестеннан тетрәндергеч өзек сайлап алынды. Ул Советлар Союзы Герое, литлерчылар басып алган территориягә килеп эләгеп, яшерен төркемгә кушылган, партизан отряды разведчигына әйләнгән һәм дошманнан аяусыз үч алган ленинград пионеры Зина Портнова турында. 

Балалар уздырылучы чараның рухын тояр өчен, Бөек Ватан сугышы елларында яшьтәшләренең героик батырлык хисләренә кереп чумды. Уку залында «Сугышка китте балалар, синең яшьтәшләрең…» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде. Чара тәэсирендә балалар күргәзмәдә тәкъдим ителгән китапларны өйдә уку өчен алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: